Кара миләшнең файдалы үзенчәлекләре байтак

1 сентября 2021 г., среда

Кара миләш җимешләрен көз чын-чынлап җиһанга аяк баскач, агачлар яфракларын койгач, җиргә беренче салкыннар төшкәч – октябрь аенда җыялар.

Кара миләшнең файдалы үзенчәлекләре байтак. Мәсәлән, аның составында капиллярларны ныгытырга ярдәм итүче Р витамины бар, һәм ул кара карлыгандагыга караганда икеләтә күбрәк. Әлеге витаминны җитештергәндә кара миләшне чимал буларак кулланалар.

Башка витаминнардан аңарда каротин (А витаминының провитамины), С (100 мг кадәр), Е, РР, шулай ук В төркеме витаминнары булуы билгеле. Составында аскорбин һәм фолий кислоталары, бор һәм магний, марганец, бакыр һәм тимер бар. Шулай ук кара миләштә йод та күп. Безнең җирлектә зоб авыруы еш очрый, ул исә күпчелек очракта йод дефициты сәбәпле барлыкка килә.

Димәк, көненә берничә бөртек кара миләш кабып куйсагыз, витаминнар җитми, дип борчыласы юк.

Аны бөердә таш булганда, югары кан басымыннан (1 һәм 2че дәрәҗә гипертония булганда), бәвел куыгы ялкынсынганда (цистит), авитаминоздан, холестерин югары булганда, эч киткәндә, күз күремен яхшырту өчен кулланалар. Ревматизм, кызамык, скарлатина, аллергиядән, нурланыш авыруыннан файдасы бар.

Киптерелгән кара миләш, гөлҗимеш, кара карлыган чәен ел әйләнәсенә эчәргә мөмкин. Бер аш кашыгы җимешкә бер чынаяк кайнап торган су коеп, термоста 4-5 сәгать төнәткәндә, менә дигән витаминлы эчемлек әзер дигән сүз.

Ләкин кара миләшне ашказаны ялкынсынганда, ашказаны суты ачылыгы югары чакта, ашказанында һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда, кан басымы түбән, каны куеручан кешеләргә озак кулланырга ярамый.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International