Пешкән сыер яки ат ите
Итле ризыклар элек-электән туклыклы бәйрәм ашларыннан санала. Аларның составында аминокислоталар, терлек аксымы һәм майлар бар. Итле ризык еш кына бәйрәм табыны күрке булып тора. Хуҗабикә нәкъ менә шуны пешерүгә төп вакытын сарыф итә дә: яңа суйган итнең иң әйбәт кисәкләрен сайлап ала, аңа төрле тәмләткечләр салып, искиткеч тәмле шулпа кайната. Итнең хуш исе бөтен өйгә тарала һәм килгән кунакларда тизрәк табын артына утыру, ризыкларны татып карау теләге уята. Сыер яки ат итен пешерү аерым осталык таләп итми, шулай да, аны аерым ризык итеп биргән очракта, кунаклардан бик күп мактау сүзләре ишетерсез.
|
Әзерләү вакыты: 3 сәгать. 10 порция. |
|
Ингредиентлары: 1200 г ит, 300 г кишер, 300 г башлы суган, 300 г керән, тәменчә тоз, борыч. |
Әзерләү тәртибе: Сыер яки ат итенең бик майлы булмаган өлешен кәстрүлгә салалар һәм, өстенә кайнар су коеп, пешерергә куялар. 50-60 минуттан кишер, башлы суган өстәп, сүрән утта кайнаталар. Пешеп җитәргә 15-20 минут кала, тоз, түгәрәк борыч һәм дәфнә яфрагы салалар. Әзер итне кәстрүлдән алып суыталар да, җепселләренә аркылы итеп телемләп турап, тәлинкәгә тезәләр. Ит янына уылган керән яки каймаклы керән соусы бирергә мөмкин.