Татар казанында ниләр бар?

6 сентября 2021 г., понедельник

Бавыр салаты

Рецепты бик гади булса да, искиткеч тәмле салат ул. Заманча милли салкын кабымлык. 

Әзерләү вакыты: 30 минут

10 порция

Ингредиентлары: 1000 г бавыр (каз, тавык яки үрдәк бавыры), 400 г яшеллек (романо салаты, айсберг салаты яфраклары, шпинат, кузгалак), ярты бал кашыгы тоз, серкә (алма яки дөге серкәсе), 50 г үсемлек мае, 50 г бал, 50 г соя соусы, 150 г он, 200 г май (кыздыру өчен).

Әзерләү тәртибе: Бавырны онда әвәләп алалар һәм майлы табада ике ягын да кыздыралар. Май, серкә, бал һәм соя соусы салып, тәмләткеч ясыйлар. Әлеге маринадны бавыр өстенә салалар (ул аны сусыл итәчәк). Яшел үләннәр белән кушалар һәм табынга бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International