Каклаган каз
Каклаган каз - рецепты буыннан-буынга тапшырылып килә торган уникаль милли ризык. Әлеге борынгы ашамлыкны өй шартларында сезгә дә әзерләп карарга тәкъдим итәбез.
Әзерләү вакыты: 4 ай
Ингредиентлары: 1 түшкә (3500 г) каз, 1000 г тоз.
Әзерләү тәртибе: Чистартылган һәм юылган каз түшкәсенең эченә-тышына яхшылап тоз сөртәләр, пергамент кәгазьгә төреп, тыгыз итеп бәйләп, караңгы сапкынча урынга элеп куялар. Шулай 3-4 ай торгач, казны салкын су белән юалар һәм җиләс коры урынга эләләр. Каклаган казны ите дә, мае да эләгерлек итеп, сөяге белән яисә юка гына итеп телемләп турыйлар һәм, зур тәлинкәгә матурлап тезеп яки һәр кеше саен аерым бүлеп, салкын кабымлык итеп, табынга бирәләр.