Ит белән бәрәңгедән тутырма
Бәрәңге беренче, икенче ашларны да, камыр ризыкларын да туклыклы итә. Кухняда төрле экспериментлар ясарга яраткан татар хуҗабикәләре бәрәңгене тутырмага да сала башладылар. Бу исә милли рецептураны баетып кына калмады, ә халкыбызга хас ризык тәмнәрен төрләндерергә дә ярдәм итте.
Әзерләү вакыты: 3 сәгать
10 порция
Ингредиентлары: 600 г сыер яки сарык ите, 600 г бәрәңге, 180 г башлы суган, 1 аш кашыгы тоз, 200 мл шулпа, тәменчә төелгән кара борыч, 200 г сыер эчәге (тозлы), 60 г акмай.
Әзерләү тәртибе: Эчлек ясау өчен, сыер яки сарык итен, әрчелгән бәрәңгене вак шакмаклап турыйлар да, вак итеп туралган башлы суган, тоз, борыч, шулпа салып, яхшылап болгаталар (катнашма сыек булырга тиеш). Тозлы эчәкләрне салкын суда 10-15 минут бик яхшылап юалар, аннары 2 сәгать 30-35°С ка кадәр җылытылган суга салып тоталар. Эшкәртелгән эчәкнең бер башын бәйлиләр дә эченә эчлек тутыралар. Катнашманы эчәк тулганчы салырга кирәкми, чөнки пешкәндә, ярма бүртә һәм тутырма ярылып китәргә мөмкин. Аннары эчәкнең икенче башын бәйлиләр һәм тутырманы, кайнап торган тозлы суга салып, 30—40 минут пешерәләр. Пешеп чыккач, 30-40 мм калынлыкта кисеп, өстенә май сибеп, кайнар килеш гарнир белән бирәләр.
Гарнирсыз да бирергә ярый.