Татар казанында ниләр бар?

17 сентября 2021 г., пятница

Тутырган тавык

Әлеге бәйрәм ризыгын әзерләү - бик катлаулы процесс. Әмма нәтиҗәсе сезне, һичшиксез, сөендерәчәк.

Әзерләү вакыты: 2 сәгать.

10 порция.

Ингредиентлары: 1300 г лы тавык, 6 йомырка, 100 г каймак, 60 г акмай, 0,5 бал кашыгы тоз, тәменчә төелгән кара борыч.

Әзерләү тәртибе: Эшкәртелгән тавыкны салкын су белән юалар да, муен ягыннан башлап, арка, күкрәк, бот тиресен бармак белән җайлап кына, ертмаска тырышып, иттән аералар. Аннары ярган урынны нечкә ак җеп белән тегеп куялар һәм, йомырка агып чыкмасын өчен, тавыкның кискәннән калган муенын күкрәк куышлыгына кертәләр. Тиренең бөтенлеген тикшерү өчен, йомырка белән каймак катнашмасы урынына су салып карыйлар.

Йомырка белән каймак катнашмасы ясау: йомырканы бераз туглыйлар, каймак, эретелгән акмай, тоз һәм борыч салып, әйбәтләп болгаталар. Әлеге массаны тавыкның муеныннан ит белән тире арасына салалар, муен тиресен җеп белән бәйләп куялар. Тиресе шартламасын һәм формасын югалтмасын өчен, тутырган тавыкны тастымалга төрәләр дә, акрын гына кайнап торган тозлы суга салып, әзер булганчы пешерәләр. Кайнар шулпада тавык кабарып китсә, тиресен берничә җирдән тишеп, һавасын чыгарырга кирәк. Пешеп җитеп, бераз суынганнан соң, тастымалын алалар, муен тиресен, канатларын, ботларын кисеп калдырып, тавыкны кисәкләргә бүләләр һәм бер кешегә 100-150 г исәбеннән табынга бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International