Көзге нигъмәтләр белән сату итү 25 декабрьгә кадәр, һәр шимбә эшләячәк. Биредә республиканың төрле районнарында җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, ипи, сөт һәм ит продуктларын сатып алырга мөмкин.
Финанс-икътисад идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган шимбә кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары тарафыннан ярминкә мәйданнарында 22,5 тонна бәрәңге, 28 тоннага якын яшелчә, 7 тоннага якын ит, 3 тонна төрле ярмалар, он, кондитер эшләнмәләре һәм башка төрле продукция сатылган.
