Казылык бәйрәм ризыкларыннан санала. Аны әзерләү процессы изге йолалардан саналган: казылыкны бөтен гаилә белән ислам кагыйдәләре буенча әзерләгәннәр. Казылыкны чи килеш тә ашаганнар, аннан аш та пешергәннәр. Бүгенге көндә ат итеннән ясалган казылыкны табынга юка итеп кисеп, яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр белән бирәләр.
Әзерләү вакыты: 2,5 ай.
20 порция.
Ингредиентлары: 1000 г ат ите, 500 г ат мае, 1000 г ат эчәге, 5 чәй кашыгы тоз, 1 бал кашыгы борыч.
Әзерләү тәртибе: Итне ваклап турагач, күп итеп тоз, борыч сибеп болгаталар да, ышкып, аларны иткә сеңдерәләр. Аннары эчлекне, кәстрүлгә салып, тастымал белән каплыйлар һәм 15 сәгатьтән алып тәүлек ярымга кадәр салкында тоталар. Ат эчәген салкын суда яхшылап юалар, эчке ягын әйләндереп, лайласын кыралар да, әйбәтләп югач, кире әйләндереп, эчәкнең бер башын җеп белән бәйлиләр. Тураган әзер ит белән майны, аралаштырып, эчәккә тыгызлап тутыралар, шпагат белән бәйлиләр һәм берничә көнгә кояшлы җилле урынга эләләр. Аннары, өлгереп җитсен өчен, 2-2,5 айга салкынча караңгы урынга элеп куялар.