Татар казанында ниләр бар?

22 сентября 2021 г., среда

Сыер ите белән пешерелгән салмалы аш

Татарларның яраткан ашлары хакында күп сөйләргә була. Ул ашлар татарларның ата-бабалары утрак тормышка күчеп, бөртекле культуралар игә башлагач аеруча киң таралыш ала. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк: татарлар ашны көнгә өч тапкыр, иртәнге, төшке һәм кичке аш итеп ашый ала. Милли кухняда майлы, өреле, нык туклыклы ашлар өстенлек итә.

Салма - суда яки шулпада пешерелгән камыр ризыгы. Ул төрле вариантларда дөнья халыклары кухнясында, мәсәлән, австриялеләрдә, алманнарда, финнарда, чехларда, эстоннарда, русларда һ. б. да очрый. Татарлар да искәрмә түгел. Башка күп кенә татар ашлары кебек үк, салманы да катык белән ашыйлар. Төче камырдан ясалган һәм шулпада пешкән салмага катык үзенчәлекле бер тәм бирә.

Әзерләү вакыты: 3 сәгать.

4 порция.

Ингредиентлары: 250 г сыер яки сарык ите, тәменчә тоз, 40 г башлы суган, 40 г кишер, 800 мл шулпа яки су, 100 мл катык.

Салма өчен: 85 г бодай оны, 1 йомырка, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы су.

Әзерләү тәртибе: Салма әзерләү өчен, суга йомырка, тоз салып болгаталар һәм, он өстәп, тыгыз камыр басалар. Әлеге камырны 20 - 30 минут тоталар да куна тактасында 1 см калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр. Ябышмасыннар өчен өстенә он сибеп, озынча камырны кечкенә «чикләвек»ләргә кисеп чыгалар, һәрберсен кабырчык рәвешенә китерәләр. Шулай әзерләнгән салманы кайнап торган шулпага салалар. Түгәрәкләп турап кыздырылган яшелчәләр өстиләр дә салма, пешеп, шулпа өстенә күтәрелгәнче кайнаталар. Салма янына касә яки чынаякларга салынган катык бирергә киңәш ителә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International