Бу шимбәдә башкалабызның ярминкә мәйданчыкларында Аксубай, Буа, Апас, Алексеевск, Биектау, Кукмара, Зәй, Лаеш, Югары Ослан, Кайбыч, Әтнә муниципаль районнары, “Үзәк кулланучылар җәмгыяте” һәм “Казан җитештерү комбинаты” кооператорлары сәүдә гөрләтәчәк. Сатуда җаның ни теләсә шуны табырга була: парлары чыгып торган сыер, бозау һәм кош итләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бөртекле культуралар, төрле ярмалар, кондитер ризыклары.
«Казан» агропаркы мәйданында Татарстан муниципаль районнары мәгариф оешмалары катнашында «Осталар шәһәре» дип исемләнгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Мәйданда шәһәр халкы арзан бәяләрдән камыр ризыклары, агач, металл һәм декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, консервланган продукция, җиләк-җимеш, бал, сөт продукциясе, йомырка һ.б. сатып ала алачак.