Татар казанында ниләр бар?

24 сентября 2021 г., пятница

Умач - түгәрәк яки озынча формадагы төер сыман итеп уылган камыр салып пешерелгән традицион татар ашы. Бу ашны салманың бер төре дияргә дә була. Умачны аеруча авыл халкы яратып әзерләгән, чөнки аны ясавы бик җиңел, хәтта балалар да умач уарга булыша алган.

Әзерләү вакыты: 3 сәгать.

4 порция.

Ингредиентлары: 250 г сыер ите, 200 г бәрәңге, 40 г кишер, 20 г башлы суган, 10 г петрушка тамыры, 800 мл шулпа яки су.

Умач өчен: 85 г бодай оны, 1 йомырка, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы су.

Әзерләү тәртибе: Умач уу өчен, савытка иләгән он салып, уртасын чокырлыйлар, аннары аз-азлап су, йомырка, тоз салып, яхшылап болгаталар. Барлыкка килгән массаны, борчактан зуррак вак кына төерләр барлыкка килгәнче, он белән уалар. Әзер умачлар бер-берсенә ябышмасын өчен, кайнап торган шулпага ике кул белән уыштырып салалар һәм болгатып торалар. Итне зур кисәкләп пешерәләр дә һәр кешегә 1—2 кисәк исәбеннән җепселләренә аркылы кисәләр. Суганны — ваклап, кишер белән петрушканы — шакмаклап, бәрәңгене телемләп турыйлар. Сөзелгән шулпаны кайнатып чыгарып, бәрәңге, башлы суган, кишер, петрушка салып пешерәләр. Пешеп бетәргә 5 — 8 минут кала, умач, тоз һәм тәмләткечләр салалар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International