“Әлки” кулланучылар кооперативы базасы Каргалы авылында яңгырдан соң үскән гөмбә кебек калкып чыга. Берничә еллар дәвамында башта клуб, аннары мәктәп, балалар бакчасы булып торган иске бина танымаслык булып үзгәргән: матур фасадлы модульле бина, асфальтланган территория. Ә керү юлында – азык-төлек кибете.
Кайчандыр хәрабә хәлендә булган биналарны Алексеевск районы эшкуары Гөлнур Сафина сатып алып, алар урынына заманча предприятие төзеп куя һәм анда җитештерүне көйләп җибәрә.
- Ярымфабрикатлар цехында бик күп төрле продукция әзерлибез: өч төрле пилмән, манты, котлетлар, фрикаделькалар, тулмалар (голубец), итле бәрәңге, равиоли, тутырма һәм башкалар, - дип сөйли “Әлки” кулланучылар кооперативы идарәчесе – әзерләүчесе Илсур Нурлыхак улы. – Болар барысы да халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан сатып алынган иттән. Барлык ит продукциясе хәләл.
Цех иркен, җылы һәм якты. Цехның өлкән хезмәткәре Гүзәл Хәсәнҗанова элек санитарка булып эшләгән. Өч ел элек, кооператив базасы төзелгәч, квалификациясен үзгәртә һәм ул бүген моннан бик канәгать: өенә якын, юлга күп вакыт сарыф итәсе түгел, димәк, балаларга да, шәхси хуҗалыкка да игътибар күбрәк кала.
- Биредә безнең җирлекнең 14 кешесе үзенә эш тапты, - ди Каргалы авыл җирлеге башлыгы. – Аларның хезмәт хакы тотрыклы, бу исә җирлек бюджеты өчен салымнар да китерә. Халыкка үзеннән арткан продукцияне сату да җиңелрәк була башлады, алар өчен дә отышлы.
- Ирем Фәүкәт белән хуҗалыкта өч савым сыеры, ике тана һәм егерме бишләп үгез асрыйбыз, - дип сөйли фельдшер-акушерлык пункты мөдире Роза Галиева. – Безнең өчен һәрвакыт продукцияне сату проблемасы бар иде.Хәзер ул хәл ителде. Мәсәлән, шушы көннәрдә без кооперативка яхшы бәядән – килограммын 300 сумнан өч үгез саттык, бишенче көнгә үк безнең счетка акча да килде. Бернинди алдашуларсыз. Менә ничек уңайлы! Әзерләүчеләр үзләре килде, үгезләрне үзләрне төяделәр – мин ниндиләрен алырга кирәклеген бармак белән генә күрсәтеп тордым.
Кулланучылар кооперациясенең элеккеге традицияләрен яңарта “Әлки” кулланучылар кооперативы. Беренче чиратта – эзерләү эшчәнлеге өлкәсендә. Илсур Гыйбадуллин сүзләренчә, ит кенә түгел, тире, йон, яшелчә, дару үсемлекләре әзерләү юнәлеше дә яңартылган. Быел, мәсәлән, миләшкә ихтыяҗ зур булган. Ә рестораннар яшел культуралар – укроп, петрушка, кинза, рәйхан (базилик), салатларны бик теләп алалар. Витаминлы продукцияне кооператив халыктан да сатып ала һәм үз теплицасында да үстерә.
