КИЯҮ ПИЛМӘНЕ
Йола буенча, татарларда әлеге пилмәнне килен әзерли. Пилмән никадәр ваграк булса, кыз үзе сайлаган ярны шулкадәр ныграк ярата, диләр. Сезгә дә өй шартларыңда әлеге пилмәнне пешереп карарга тәкъдим итәбез. Кияү пилмәннәрен бөгү - бик катлаулы булмаса да, шактый осталык сорый торган эш. Мондый пилмән ясау өчен, камыр бик юка итеп җәелергә тиеш. Ә андый җәймә, гадәттә, тиз кибә. Шуңа күрә пилмәннәрне аерым порцияләргә бүлеп, мәсәлән, унышарпап һ. б. ясагыз.
Әзерләү вакыты: 1 сәгать 30 минут.
10 порция.
Ингредиентлары: 160 г бодай оны, 100 мл су, 1 йомырка (камыр өчен), ярты бал кашыгы тоз, 240 г сыер ите, 1 йомырка (фарш өчен), 20 г башлы суган, тәменчә тоз, төелгән кара борыч.
Әзерләү тәртибе: Иләнгән он өстенә 30-35 °С ка кадәр җылытылган су, йомырка, тоз салалар, акрын гына болгатып, камыр басалар һәм 30-40 минутка калдырып торалар. Әзер камырдан 1 -1,5 мм калынлыктагы җәймә җәяләр һәм 1,5-2,0 см диаметрлы түгәрәкләр кисәләр. Эчлек ясау өчен, сыер ите белән башлы суганны иттарткычтан чыгаралар, тоз, йомырка, төелгән кара борыч өстиләр һәм бик әйбәтләп болгаталар. Түгәрәкләргә эчлек салып, кырыйларын бармак очы белән кысып ябыштыралар, аннары ике очын бергә тоташтыралар. Бөккән пилмәннәрне бер рәткә тезеп, суыткычта саклыйлар. Табынга бирер алдыннан, пилмәннәрне үтә күренмәле ит шулпасына салалар һәм пилмәннәр өскә күтәрелгәнче (чама белән 4-5 минут) кайнаталар.