Казанча солянка
Әзерләү вакыты: 1 сәгать 30 минут.
4 порция.
Ингредиентлары: 65 г ат ите яки 40 г сыер (сарык) ите, 40 г сыер бөере (яки сыер теле), 100 г башлы суган, 70 г тозлы кыяр, 60 г караҗимеш, 2 аш кашыгы томат пастасы, 20 г акмай, 800 мл су, 100 г каймак.
Әзерләү тәртибе: Пешкән ит, бөер яки телне телемләп турыйлар. Башлы суганны, ярымбоҗрапап турап, майда кыздырып алалар. Юылган караҗимешне суга салып тоталар һәм төшләрен алалар. Тозлы кыярның кабыгын, эчен әрчеп, юка гына итеп токмачлап турыйлар һәм аз гына пешереп алалар. Томат пастасын аерым савытта кыздыралар. Кайнап торган шулпага алдан әзерләнгән суган, томат, кыяр, караҗимеш һәм итләрне салып, 5-10 минут акрын гына кайнаталар. Өстәлгә бирер алдыннан, солянкага каймак салалар.
Лимон салырга да мөмкин.