Алдагы елларда Халыкара өлкәннәр көнен күмәкләшеп җыелышып уздырсак, ни кызганыч, дөньядагы вәзгыять быел аны шулай зурлап уздырырга мөмкинлек бирмәде. Шулай да республикабызның район кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары игелек кылырга мөмкинлек тапты - хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәткәрләренә азык-төлек салынган күчтәнәчләрне өйләренә йореп таратты. Мәсәлән, Буа һәм Ютазы районы кооператорлары 400 дән артык өлкән яшьтәге эшчеләренә он, Әлмәт һәм Алексеевск районы кооператорлары 250 шәр хезмәткәренә үзләрендә җитештерелә торган эшләнмәләрдән торган пакет өләшсә, Казан җитештерү комбинаты акчалата хөрмәтләде өлкәннәрен.
Исегезгә төшерәбез, шимбә, 2 октябрьдә узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә өлкәннәр декадасы кысаларында үтәчәк. Һәр мәйданда ихтирам һәм игътибар йөзеннән өлкәннәр өчен коймаклар, камыр ризыклары белән кайнар чәй өстәлләре әзерләнәчәк.
Бәйрәм белән сезне, кадерлеләребез! Нәкъ җырдагыча, йөрәгегез картаюны белмәсен, озак яшәгез, сәламәт булыгыз!