Татар казанында ниләр бар?

30 сентября 2021 г., четверг

Чүлмәктә пешкән шулпалы аш 

Чүлмәктә пешкән шулпа - үзенең әзерләү нечкәлекләре булган (мәсәлән, кишер бервакытта да угычта уылмый, ә түгәрәкләп киселә) татар милли ашы.

Әзерләү вакыты: 2 сәгать.

4 порция.  

Ингредиентлары: 300 г сарык ите, 300 г бәрәңге, 40 г кишер, 50 г башлы суган, 20 г акмай, 300 мл шулпа.  

Әзерләү тәртибе: Сөякле сарык итен пешерәләр дә, шулпадан алып, һәр кешегә 2-3 кисәк исәбеннән телемләп турыйлар. Түгәрәкләп киселгән бәрәңге белән кишерне һәм ярымбоҗралап киселгән башлы суганны чүлмәккә салалар. Өстенә тоз, борыч сибәләр, акмай өстиләр, сөзелгән шулпа салалар һәм газ мичендә пешерәләр. Шулпаны табынга, өстенә яшел тәмләткечләр салып, чүлмәктә килеш чыгаралар.    

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International