Әлмәт районының кулланучылар җәмгыяте коллективы шушы көннәрдә 1,5 тонна миләш җыйды. Җимешләр тиешенчә киптерелгәннән соң, әзер чимал “Травы Башкирии” сәламәтләндерү фитопродукцияләре чыгару буенча махсуслашкан сәүдә-җитештерү предприятиесенә тапшырылачак.
Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге витаминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә. Миләшне кан системасы бозылганда (мәсәлән, туры эчәк веналары киңәйгәндә), сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату әгъзалары озак вакыт көйсезләнгәндә файдаланалар.