Юка белән шулпа
Татар кухнясында ашлар һәм шулпалар аерым урын алып тора. Аларны хуҗабикәләр көнндәпеккә дә, кунак табынына да пешерәләр. Шулпа янына еш кына борынгы татар ризыгы — юка (татар көлчәсе) да бирелә. Төче камырдан бик юка итеп пешерелгән көлчәләр шактый универсаль. Аларны аш янына да, сөт, катык һәм чәй белән дә бирергә була. Өстенә май, бал яки җиләк-җимеш кайнатмасы ягылган юкалар аеруча тәмле. Гадәттә, татар хатын-кызлары аларны табынга зур савытка биек итеп өеп һәм, йомшак килеш саклансын өчен, җитен тастымал белән каплап чыгаралар. Юканың (көлчәнең) заманча варианты түбәндәгечә: аның өстенә яшелчәләр һәм юка телемнәргә киселгән ит (ат, сарык, сыер, кош ите) куеп, яшел тәмләткечләр белән бирергә мөмкин.
Әзерләү вакыты: 3 сәгать.
4 порция.
Ингредиентлары: 200 г он, 1 йомырка, 1 аш кашыгы сөт, 0,5 бал кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы каймак, 0,5 г сода, 0,5 г тоз, 100 г тавык, сыер яки күркә ите яисә 60 г сарык ите, 20 г башлы суган, 3 г петрушка яки укроп, 10 г лимон, 300 мл шулпа.
Әзерләү тәртибе: Тәлинкәгә сөяксез тавык (сыер, сарык яки күркә) итен бер кешегә 2-3 кисәк исәбеннән салалар да, вак итеп туралган башлы суган һәм шулпа өстәп, кайнатып чыгаралар. Лимон белән бирәләр. Көлчәне аерым сай тәлинкәдә чыгаралар. Юка пешерер өчен, җылы сөткә шикәр комы, тоз, аерым савытта тугланган йомырка белән каймак салалар да, сода кушылган он өстәп, камыр басалар. Әзер камырны башта түгәрәкләргә бүлеп чыгалар, аннары, 0,2-0,3 см калынлыкта җәеп, табада ике яклап кыздырып алалар.