Өлкәннәр ункөнлеге узды

11 октября 2021 г., понедельник

Бу көннәрдә чал чәчле ветераннарыбыз хөрмәтләнде, өлкәннәребез өчен төрле бәйрәм чаралары үткәрелде. Күп кенә район кулланучылар оешмалары һәм кооперативлары үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән мөхтәрәм хезмәткәрләренә күчтәнәч пакетлары таратуны оештырды, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә чәй өстәлләре әзерләде. Өлкәнәеп барсалар да, бүгенге тормышларында булганына канәгать булып, тыныч кына яшәп торган көннәре.

Һәркайсына исән-сау булсыннар, балаларыннан игелек күреп, тынычлыкта яшәсеннәр дигән теләкләребезне җиткерәбез. Өлкәннәр көнендә хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүләрен үтенеп идарәгә шалтыратучылар, хат язучылар да булды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International