"Авыл кибете" программасы – гамәлдә

13 октября 2021 г., среда

Авыл җирлегендә актуаль булган сәүдә үсеше республика күләмендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Район кулланучылар оешмалары һәм кооперативлары авыл халкын беренче чиратта кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү буенча мөһим миссия башкара.

Авылларда сәүдә хезмәте күрсәтүгә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан да аерым игътибар бирелә. «Авыл җирендә яшәүче һәр кеше игътибар һәм кайгыртучанлыкка лаек", - диде Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кооператорлар белән очрашуда. Әлеге йөкләмәне хәл итү юлларының берсе – модульле пунктлар төзү буенча республика программасын тормышка ашыру. 2018 елдан башлап бүгенге көндә республика буенча 102 объект файдалануга тапшырылган. Биредә азык-төлек кенә түгел, хуҗалык товарлары да сатыла. Агымдагы елда тозелеп килүче 16 кибетнең бишесе Алексеевск, Кама Тамагы, Саба, Сарман һәм Чистай районнарында үз ишекләрен ачты. Яңа объектларда уңайлы, заманча хезмәт шартлары күрсәтелә.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү программасында Питрәч районы 2019 елдан бирле актив катнаша. Әлеге кибетләр районның ике торак пунктында сату алып барса, бу ел исә яңаларын Колай һәм Надеждино авылларында да ачу планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә, шулай ук аларның продуктивлылыгын арттырырга максат куйды. Авыл халкына тәкъдим ителә торган товарларның ассортиментын киңәйтү дә товар әйләнешен арттыру юлларының берсе булып тора.

Яңадан-яңа кибетләр ачылу авыл халкы өчен зур шатлык булыр дип ышанып калабыз. Республикада мондый мисаллар бик күп.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International