Чүлмәктә пешкән пилмән («Нәүрүз» пилмәне)
Газ мичендә пешерү һәм гөмбә өстәү әлеге пилмәннәргә үзенчәлекле тәм бирә, ә югары температурада томалап пешерү аларның эчлеген тагын да сусыл итә. Төрле тәмләткечләр һәм яшелчәләр һ. б. (мәсәлән, помидор, сыр, борыч, каймак) өстәп, хуҗабикәләр әлеге ризыкның тәмен тагын да баета алалар.
Әзерләү вакыты: 1 сәгать 40 минут.
10 порция.
Ингредиентлары:
Камырга: 300 г бодай оны, 2 йомырка, 100 мл су, 1 аш кашыгы тоз.
Эчлеккә: 900 г сыер ите (котлет ите), 100 г башлы суган, 1 аш кашыгы тоз, тәменчә төелгән кара борыч, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 100 мл су, 1 йомырка (өстенә сөртү өчен), 100 г шампиньон, 40 г акмай, 100 г каймак.
Әзерләү тәртибе: Иләнгән он өстенә 30 - 35 °С ка кадәр җылытылган су, йомырка, тоз салып, камыр басалар һәм, үзләнсен өчен, 30-40 минутка калдырып торалар. Әзер камырдан 1,5-2 мм калынлыктагы җәймә җәяләр.
Җәймәнең кырыена (5-6 см чамасы) йомырка сөртәләр. Йомырка сөртелгән өлешкә рәт-рәт итеп түгәрәк формалы 7-8 г массалы ит салып чыгалар.
Җәймәнең бер як кырыен күтәреп, аны эчлек салынган икенче өлеш өстенә каплыйлар һәм махсус кискеч белән пилмән кисәләр (яки кул белән ясыйлар). Эшкәртелгән гөмбәне пешереп алалар, ваклап турыйлар һәм кыздыралар. Пилмәнне яртылаш әзер булганчы пешерәләр. Чүлмәккә башта кыздырылган гөмбәнең бер өлешен, аннары пешкән пилмәнне, аннары гөмбәнең икенче өлешен салып, өстенә каймак агызалар һәм газ миченә пешерергә куялар.