Авылча куллама
Татарлар әлеге ашны төрлечә - сөттә, суда һәм ит шулпасында пешерәләр. Күпчелек очракта ашка өй токмачы салалар. Токмач камыры бодай оныннан гына түгел, карабодай, борчак, ясмык оныннан да басылырга мөмкин. Токмачның формасы да төрле була: ромбиклар һәм өчпочмаклардан алып баулар һәм «колакчык»ларга кадәр. Куллама - бик тәмле һәм туклыклы аш. Гадәттә, аны яшеллек һәм төрле тәмләткечләр (борыч, канәфер, зәгъфран, дәфнә яфрагы һ. б.) салып ашыйлар.
Әзерләү вакыты: 2 сәгать 30 минут.
Ингредиентлары: 4 ит шарчыгы (фрикаделька) яки 150 г тавык (яки 130 г чебеш) ите, 150 г бәрәңге, 40 г кишер, 35 шт баш суган, 20 г акмай, 800 мл шулпа яки су, 100 мл катык, Куллама (ромбиклар) өчен: 85 г бодай оны, 1 йомырка, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы су.
Әзерләү тәртибе: Куллама әзерләү өчен, суга йомырка, тоз салып болгаталар, иләнгән он салып, тыгыз камыр басалар һәм аны 30-40 минутка калдырып торалар. Камырны 2-3 мм калынлыкта җәяләр, озын тасмаларга кисәләр һәм 30 мм чамасында ромбсыман итеп кисәләр. Ит шарчыкларын суда аерым гына пешереп алалар. Эшкәртелгән кош итен пешерәләр, шулпадан алалар һәм бер кешегә 1-2 кисәк исәбеннән турыйлар. Кайнап торган сөзелгән шулпага шакмаклап туралган бәрәңге салалар һәм 10-15 минут кайнаталар. Аннары шакмаклап туралган һәм кыздырылган кишер белән суган, алдан әзерләп куелган куллама салып, әзер булганчы йешерәләр. Пешеп җитәргә 5-10 минут кала, тоз һәм тәмләткечләр салалар.