Балык шулпасы
Әзерләү вакыты: 1 сәгать.
4 порция.
Ингредиентлары: 1000 г балык (судак, сазан, тәрәч), 30 г башлы суган, 500 г шампиньон гөмбәсе, 10 г петрушка тамыры, 5 г сельдерей тамыры, тәменчә кара яки хуш исле түгәрәк борыч, дәфнә яфрагы, тәменчә тоз, 5 г петрушка үләне.
Әзерләү тәртибе: Чистартылган балыкны тиресеннән һәм сөякләреннән арындыралар. Башын (саңакларын алып), сөякләрен һәм тиресен әйбәтләп юалар, кәстрүлгә салалар, салкын су өстиләр, шампиньон, петрушка һәм сельдерей тамырлары, кыздырылган суган, борыч, дәфнә яфрагы салып, сүрән утта пешерәләр. Шулпа матур төскә кергәнче, әкрен генә күбеген ала торалар, аннан соң шулпаны сөзәләр дә, кисәкләргә бүленгән балык итен салып, тагын бераз пешерәләр. Балык пешеп җиткәч, аны шулпадан алалар һәм савытка салалар, шулпасын тагын бер кат сөзәләр. Табынга бирер алдыннан тәлинкәләргә балык кисәкләре, шулпа салалар, вак итеп туралган яшел петрушка өстиләр. Балык шулпасы янына балык бөккәне бирергә мөмкин.