19 октябрь Мөрәле авылы халкы күңелендә истәлекле көн булып кереп калыр, мөгаен. Чөнки биредә яңа модульле кибет ачылды.
Кибет ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе аппараты җитәкчесе Финзур Тимерханов, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, мөрәлеләр катнашты.
Авыл халкын әлеге тантана белән котлап Альберт Рәхмәтуллин, Финзур Тимерханов, халык исеменнән “Татпотребсоюз” җитәкчелегенә, район башлыгына, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп Фәргат Сибгатов чыгыш ясады.
Альберт Рәхмәтуллин әлеге кибет төзелешенә керткән өлеше өчен Финзур Тимерхановка районның 30 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль тапшырды.
Финзур Шакир улы шулай ук, Альберт Рәхмәтуллинга, Салават Халиковка Россия кулланучылар берлегенең 190 еллыгы медальләрен, Татарстан кулланучылар берелегенең 105 еллыгы уңаеннан күкрәк билгеләрен тапшырды.
Символик кызыл тасманы кискәннән соң, халык кибеткә кереп, кирәкле товарларын сатып алды. Ә иң беренче сатып алучы – Альберт Рәхмәтуллин булды. Авыл халкына сатучы Гөлсу Тимершина хезмәт күрсәтәчәк. Бу көнне туган көнен билгеләп узган Марсель Нәҗмиевка дә тәмле күчтәнәч бирделәр.