Татар казанында ниләр бар?

26 октября 2021 г., вторник

Бәрәңге (тары) кыстыбые

Кыстыбый - татар кухнясындагы иң борынгы ризыкларның берсе. Ул - гап-гади камыр җәймә (аңа шпинат та кушылырга мөмкин) эченә бәрәңге боламыгы яки сөттә пешкән тары боткасы ягып әзерләнгән һәм мул итеп акмай белән майланган камыр ашы.

Әзерләү вакыты: 1 сәгать 30 минут.

10 данә.

Ингредиентлары:

Камыр өчен: 600 г бодай оны, 2 йомырка, 100 г каймак, 1 бал кашыгы тоз, 50 г шпинат, 1 бал кашыгы сары май (кыздырыр өчен). Бәрәңгеле эчлек өчен: 1000 г бәрәңге, 2 аш кашыгы сары май, 100 мл сөт, 100 г башлы суган, 1 бал кашыгы сары май (кыздыру өчен), 1 бал кашыгы тоз.

Бәрәңге боламыгына вак итеп туралган каклаган каз ите өстәргә мөмкин. Ярмалы эчлеккә: 300 г тары ярмасы, 600 мл сөт, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2,5 аш кашыгы сары май, 1 аш кашыгы тоз, 20 г акмай (майлау өчен).

Әзерләү тәртибе: Савытка йомырка, каймак, тоз, он салып, төче камыр басалар һәм, үзләнсен өчен, 30-40 минутка калдырып торалар. Аннары камырны 84 әр граммлы кисәкләргә бүлеп, юка гына итеп җәяләр һәм майлы табада ике ягын да кыздырып алалар. Эчлек әзерләү өчен, пешерелгән һәм суы саркытылган бәрәңгене изәләр һәм шуңа кайнар сөт, сары май, вак итеп турап кыздырылган суган салып болгаталар. Тары боткасыннан эчлек әзерләү өчен, сөттә таралып тора торган тары боткасы пешерәләр һәм аңа эретелгән акмай салалар. Кыздырган җәймәнең яртысына эчлекне ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар (бөкләгәндә, җәймәләр сынмасын өчен, эчлекне җәемнәрне кыздыруга ук яга баралар) һәм майлыйлар. Әзер кыстыбыйларны 10-15 минутка мичкә тыгып торалар һәм һәр кешегә 2 данә исәбеннән кайнар килеш табынга бирәләр. Бүгенге көндә кыстыбыйларны кайвакыт башка эчлек белән дә (мәсәлән, йөземле дөге боткасы, йөзем белән кишер, кабак) әзерлиләр.

Кыстыбый табынга кайнар килеш бирелә, суынган килеш тә бик тәмле.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International