Бавыр кыстыбые
Татарларның аеруча яратып әзерли торган ризыкларыннан берсе - кыстыбый (күзикмәк).
Татар хатын-кызлары аларны төрләндереп, мәсәлән, эченә яшелчәләр, үпкә-бавыр, ботка, сыр, яшел тәмләткечләр салып пешерәләр. Сезгә үпкә-бавырдан искиткеч тәмле кыстыбый пешереп карарга тәкъдим итәбез.
Әзерләү вакыты: 1 сәгать 40 минут.
10 данә.
Ингредиентлары: 500 г он, 2 йомырка, 300 г каймак, 1 бал кашыгы тоз, 10 г сары май (кыздыру өчен).
Эчлеккә: 500 г сыер бавыры, 100 г сары май, 100 г башлы суган, 1 бал кашыгы тоз, 100 мл шулпа.
40 г акмай.
Әзерләү тәртибе: Савытка йомырка, каймак, тоз, он салып, төче камыр басалар һәм, үзләнсен өчен, 30 - 40 минутка калдырып торалар. Аннары камырны 84 әр г лы кисәкләргә бүлеп, юка гына итеп җәяләр һәм майлы табада ике якын да кыздырып алалар. Эчлек әзерләү өчен, сыер бавырын башлы суган белән бергә иттарткычтан чыгаралар, тоз, итле шулпа өстәп, яхшылап болгаталар һәм табада кыздырып алалар, суыталар. Кыздырган җәймәнең яртысына әлеге эчлекне ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар (бөкләгәндә җәймәләр сынмасын өчен, эчлекне җәемнәрне кыздыруга ук яга баралар) һәм майлыйлар. Әзер кыстыбыйларны 10-15 минутка мичкә тыгып торалар һәм һәр кешегә 2 данә исәбеннән кайнар килеш табынга бирәләр.