Ярмалы түнтәрмә
Татар ашлары арасында сөт һәм йомыркадан әзерләнә торган ризыклар куп. Шуларның берсе — түнтәрмә — куерсын ечен бодай оны яки манный ярмасы кушып, йомыркадан пешерелә торган туклыклы ашамлык.
Әзерләү вакыты: 20 минут.
10 порция.
Ингредиентлары: 15 йомырка, 650 мл сөт, 300 г акмай, 250 г манный ярмасы, 50 г акмай (өстенә агызу өчен).
Әзерләү тәртибе: Йомыркаларга сөт, акмай, тоз салып, бик әйбәтләп туглыйлар, аннары манный ярмасы салып болгаталар. Әзер массаны, майланган кечкенә табага салып, 5 — 8 минут пешерәләр. Табынга бирер алдыннан, түнтәрмә өстенә эретелгән акмай агызалар.