Республикабызның район кулланучылар оешмалары һәм кооперативлары хезмәтчәннәре Казан шәһәренең 11 һәм Яр Чаллының 2 мәйданчыгында үзләре җитештергән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итә. Чираттагы ярминкә шимбә, 30 октябрьдә узачак.
Әйтик, кооператорлар катнашында Авиатөзелеш районында яшәүчеләр өчен мондый мәйданчыклар - Ленинград урамы, 27-нче номерлы йорт янындагы мәйданчыкта, Вахитов районында – Чехов базары территориясе, Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, Киров районында – Кызыл Кокшай урамы буенча урнашкан «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында - 152/2 йорт янында, Батыршин урамы, 20 адреслары буенча эшли.
Яңа Савин районында – Хөсәен Ямашев проспекты, 71а адресы буенча урнашкан «Бәхетле» сәүдә комплексы территориясендә, Академик Лаврентьев урамы, 10 йорт янында, Идел буе районында – Рихард Зорге урамы, 66, Совет районында 2 ярминкә мәйданчыгы – «Казан» Агросәнәгать паркында Аграр ур., 2, Дәрвишләр бистәсендә - Липатов ур., 7 адресы буенча урнашкан базар янында үткәрелә.
Кооператорлар шулай ук Осиново бистәсенең «Радужный» сәүдә үзәге янында да сату итә.
Чаллы халкы «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданда һәм ипподром территориясендә оештырылган ярминкә мәйданчыкларына рәхим итә ала.