Татар казанында ниләр бар?

2 ноября 2021 г., вторник

Тутырган каз 

Тутырган каздан да тәмлерәк ризык була аламы? Мае сызган һәм эченә бәрәңге (карабодай яки дөге боткасы) тутырылган каз бер үк вакытта ике төрле ризык - ит һәм гарнир булып тора. Ул бәйрәмнәрдә әзерләнә торган милли аш булып санала. Тутырган казны өй шартларында газ (яки электр) мичендә пешереп карарга тәкъдим итәбез.

Әзерләү вакыты: 6 сәгать 30 минут.

Ингредиентлары:

1 казга: 5 бал кашыгы тоз, тәменчә төелгән кара борыч, 500 г бәрәңге.

Камыр өчен: 100 г бодай оны, 1 йомырка, 200 мл су, 0,5 бал кашыгы тоз.

1 бал кашыгы май (таба майлау өчен).

1 бал кашыгы эретелгән акмай (өстенә агызу өчен).

Әзерләү тәртибе: Казны чистартып, яхшылап юалар да, кайнар сулы кәстрүлгә салып, пешәр-пешмәс булганчы кайнаталар, аннары шулпадан алып суыталар һәм эчен-тышын тоз, борыч белән ышкыйлар. Эченә, урталай ярып, бераз тоз сипкән чи бәрәңге тутыралар да, камырга төреп, төбе майланган тирән савытка яки табага салалар. Газ (электр) мичендә сүрән утта әзер булганчы, якынча 3-4 сәгать пешерәләр. Тишкән урыннан төссез сок чыга һәм киселгән урыны соры булып күренә икән, димәк, каз әзер. Тутырган казны камырдан арындыралар, турыйлар, эчлеге белән бергә савытка салалар һәм өстенә эретелгән акмай агызалар. Камыр әзерләү өчен, салкын суга йомырка, тоз салып болгаталар, он өстәп, каты камыр басалар һәм 20-30 минут тоткач (болай ул әйбәтрәк җәелә), 1 -1,5 см калынлыкта җәяләр.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International