Хезмәткә багышланган гомер

3 ноября 2021 г., среда

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган шәхесләр зур хөрмәткә лаек. Язмабызның герое Рахматуллина Гельсиря Гарифулла кызы да шундый шәхесләрнең берсе.

1959 елның 5 июлендә Буа районында дөньяга килә ул. Яшьтән үк белемгә омтылуы аны Казан кооперация техникумына алып килә, соңрак исә Мәскәү кооперация институтын да тәмамлый ул. Башлап, 1979 елда Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарәсенә ревизор булып урнашса, соңрак белемле яшь белгечне өлкән ревизор итеп билгелиләр. Үзенең бар тырышлыгын, белемен куеп, хезмәтен намус белән башкаручы белгечкә контроль-ревизия бүлегенең җитәкчесе вазифасын тәкъдим итәләр. Гади ревизордан башлап, үз тырышлыгы, алган белеме нәтиҗәсендә үрләр артыннан үрләр яулап, 1997 елның кышында ревизия комиссиясе рәисе вазифасына кадәр күтәрелә ул. Намуслы хезмәте төрле елларда мактау грамоталары һәм билгеләре, рәхмәт хатлары белән бәяләнә.

“Дүрт дистәдән артык хезмәт юлы дәверендә 7 идарә рәисе белән эшләргә насыйп булды миңа. Эш вакытының күп өлеше республикабызның район кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлеген тикшереп, табылган кимчелекләрне вакытында төзәтеп, ревизорларга практик һәм консультатив яктан ярдәм итеп узды. Бүлеккә килгән яшь кадрларга да эшнең бар нечкәлекләрен өйрәтү минем бурычым иде. Шушы еллар эчендә минем белән бергә эшләгән хезмәттәшләремә, җитәкчеләремә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Аллага шөкер, һәрвакыт бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп эшләдек”, - дип уртаклашты коллегабыз.

Бүген исә ревизия системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш керткән, бик күп ревизорлар үзләренең остазлары санаган Гельсиря Гарифулла кызын лаеклы ялга озатабыз.

Хөрмәтле Гельсиря Гарифулла кызы!

Сез тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле кеше булып үзегезне таныттыгыз. Бүген Сез яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып яшисез.

Яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә дүрт дистәдән артык гомерен багышлаган кешеләр күп түгел. Шундый фидакарь шәхесләрнең берсе – Сез ул, Гельсиря Гарифулла кызы.

Контроль-ревизия идарәсе башлыгы – бик җаваплы вазифа. Һәркемгә дә ярау бик кыен. Кайсыбер вакытларда таләпчән дә, кырыс та булырга кирәк, кайчагында исә үз вакытында кайгыртучанлык та күрсәтү таләп ителә. Сез дистәләгән еллар дәвамында үз вазифагызны җиренә җиткереп башкардыгыз, кулланучылар җәмгыяте өчен күп тырышлык куйдыгыз.

Киләчәк тормышыгызда Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше Сез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да якыннарыгыз янәшәсендә шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Олы хөрмәт белән, Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарә рәисе Рашат Рифкат улы һәм коллектив

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International