Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан идарә рәисе Рашат Шаймардановның котлау сүзләре

3 ноября 2021 г., среда

Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.

Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе дә әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылый. Сәүдә, җәмәгать туклануы, хәзерләүләр - кайсы тармакны алсак та, кулланучылар кооперациясе системасы кешеләрне мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен берләштерә, ә бердәмлек белән югары үрләр яулана. Авыл халкының яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында мобиль автокибетләр республиканың үзәктән ерак урнашкан һәм аз санлы торак пунктларына хезмәт күрсәтә, авылларда яңа кооперативлар сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта.Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын. 

Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, яңа бәхет-шатлыклар телим. Бәйрәм котлы булсын! 

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарә рәисе Рашат Шаймарданов

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International