Татар казанында ниләр бар?

8 ноября 2021 г., понедельник

Томалап пешерелгән карта 

Әзерләү вакыты: 20 минут.

10 порция.

Ингредиентлары: 1000 г пешерелгән карта, 1000 г бәрәңге, 200 г суган, 250 г кишер, 1 л шулпа, тәменчә тоз, борыч.

Әзерләү тәртибе: Әйбәтләп эшкәртелгән картаны тозлы суда пешерәләр, салкын суда юалар һәм 5 * 5 см зурлыктагы шакмакларга кисәләр. Әлеге кисәкләрне кәстрүлгә салалар, кыздырылган башлы суган, эре итеп туралган бәрәңге, кишер салып, тоз, шулпа өстәп, әзер булганчы пешерәләр. Әзер ризыкны болгаталар һәм кайнар килеш тәлинкәләргә салалар. Аерым савытта катык бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International