Казларны чалгач, аларны пешекләп, йоннарын йолкыйлар, аннары яшь кызлар, көянтәләренә казларны асып, җырлый-җырлый чишмәгә юл ала. Ә бәйрәм азагында зур бер каздан тәмле итеп, бөтен авылга тәмле исен таратып бәлеш пешерәләр. Ул бәлеш белән каз йолкучылар да, күрше-тирәләр дә, барча авыл халкы сыйлана. Каз өмәсе йоласы китапларда шулай сурәтләнә.
Каз маенда пешкән коймаклар, тәмле бәлешләр, чуен чүлмәктә бәрәңге кушып, шулпа салып пешерү дисеңме – никадәр тәм-том әзерләргә була каздан. Әлеге язмада сезнең белән каз каклау тәртибе белән уртаклашырбыз.
Каклауның төрле технологияләре бар, тиз генә эшләп та була, тик, аның тәме дә, төсе дә тиешенчә булмый. Дөрес какланган каз ите якут (яхонт, рубин) ташы төсендә булырга тиеш.
Казларны туңдыргычтан алып җебетергә, юарга, бераз кипшетергә, тозны жәлләмичә тышына һәм эченә ышкырга, эченә тоз салып калдырырга, шулай эшләгәндә эче күгәрми. Кәгазь капчыкларга яки азык кәгазенә салып төрергә, чормага элеп куярга. Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә. Кояш төшә торган урынга элеп куярга. Кояш яхшы кыздырганда 2-3 көннән, ягъни казның мае үтә күренмәле була башлагач, әзер дигән сүз.
Шуны истә тотарга кирәк: какланган казны суыткычка куймау хәерле, юкса, тәме "китә", шулай ук кояшлы урында да тотарга ярамый, кибеп китәчәк. Ә какланган казны соңрак, мәсәлән, августта, бәлки бәрәңге алганда, сентябрьдә ашарга уйласагыз, каз түшкәләренең тозын бушатырга, әмма юмыйча, тукыма яки 4-5 тапкыр марля белән төреп элеп куярга кирәк.