Миләштән джем ясыйбыз

9 ноября 2021 г., вторник

Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге витаминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә. Миләшне кан системасы бозылганда, сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату әгъзалары озак вакыт көйсезләнгәндә файдаланалар.

Джем өчен 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.
Миләш җиләкләрен, лимон, әфлисунны иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка тутырабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да ут өстенә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 45 минут пешерүебезне дәвам итәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да, салкынча урында тотабыз.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International