Каенсарда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

10 ноября 2021 г., среда

Бүген Кукмара районының Каенсар авылында «Авыл кибете» республика максатчан программасы буенча халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Бу - районда әлеге программа кысаларында төзелгән дүртенче кибет. Моңа кадәр Татар Толлысы, Иске Оча, Пычак авылларында район кулланучылар җәмгыятенең өч кибете ачылган иде инде.

Ачылыш өлешендә «Татпотребсоюз» идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ренат Бикбов та катнашты.

«Әлеге программа 2018 елдан эшли, һәм ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып китте. Быел республикада ун кибет ачылыр дип көтелә. Әлеге хезмәт күрсәтү пунктлары ачуның максаты -  авыл халкын беренчел кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү. Район кулланучылар җәмгыяте карамагында булган Каенсар кибете дә сезгә сыйфатлы хезмәт күрсәтер дип ышанабыз», - диде ул, авыл халкын сәламләп.

Прилавкаларга ипи, чәй, сөт, ярма, токмач, җиләк-җимеш кебек көндәлек кирәк булган товарлар белән беррәттән район кулланучылар җәмгыяте үзе җитештерә торган кәтлит, фарш, люля-кебаб, лимонад кебек продукцияләр дә куелган. Барысы да сертификатка ия, хәләл.

«Каенсар авылы халкының ихтыяҗын өйрәнеп, алар өчен кирәкле товарлар исемлеген булдырып, аңлашып, аралашып эшләрбез дип ышанам», - диде җәмгыять җитәкчесе Илназ Зарипов.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International