Бай тарихлы сәүдәгәрләр авылында заманча кибет

11 ноября 2021 г., четверг

Саланы матурлап, ямьләп тагын бер объект- модульле кибет сафка басты. Алып баручы Алмазия Хаҗиева Түбән Гәрәй авылының бай тарихлы, борын-борыннан биредә сәүдәгә хирыс кешеләр яшәвен, авылда зур-зур базарлар эшләвен һәм кәрван-кәрван сәүдәгәрләр килүен искә алып узды. 

ОЗАК ЕЛЛАР ХЕЗМӘТ ИТСЕН

Район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Респуликасы кулланучылар оешмасы берлегенең район авылларына игътибар күрсәтүен, оешманың дүртенче кибет ачып халык ихтыяҗларын уңай хәл итүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. 

-    Кибет озак еллар халыкка хезмәт итсен. Автокибетләргә караганда модульле сәүдә йорты халыкка күбрәк кирәк. Чөнки биредә авыл халкы бер-берсе белән күрешә, аралаша, фикерләшергә бер урын булып тора ул. Кечкенә авыл булса да, Түбән Гәрәйдән бик күп күренекле шәхесләр үсеп чыккан. Алар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан өчен бик күп эшләр башкарган шәхес Илдар Гыйльметдиновны аерып күрсәтер идем. Илдар Ирек улының биредә әнисе туган. Аннан авылдагы фермерларның хезмәте мактауга лаек. Күрегез әле, яланнарда күпме мал утлап йөри. Мондый эшле авыл халкы хөрмәткә һәм кайгыртуга бик лаек, - диде Энгель Нәвап улы. 

ТР Кулланучылар оешмасы берлегенең сәүдә идарәсе бүлеге мөдире Илдус Хатыйпов Түбән Гәрәй авылы халкын бәйрәм белән котлады:

-    Ел саен республика авылларында кулланучылар берлегенең 15-20 кибете төзелә, программа башланганнан алып 105 кибет сафка басты. Әлеге программаның уңышлы эшләве өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Модульле кибетләр авыл халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтсен, яшәешен уңайлы итсен. 

РӘХМӘТТӘН БАШКА СҮЗ ЮК

Моңарчы Түбән Гәрәйдәге сәүдә ноктасы бик иске, агач бинада булган. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов авыл халкын, аеруча өлкәннәр өчен яңа модульле кибет ачылуның мөһимлеген билгеләп үтте.  Кибетне төзүдә өлеше кергән һәркемгә, җитәкчеләргә, төзүчеләргә һәм әлбәттә, авылдашларына зур рәхмәтен белдерде.

Авыл халкы исеменнән Айгөл Вәҗиева да җитәкченең сүзен куәтләп авыл халкының рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәм чарасын район мәдәният хезмәткәрләре ямьләде, гармун моңы, яраткан җырлар авыл урамнарына таралды.

Кибет гади генә түгел, “Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты” дип атала. Йөз һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән торак пунктларда кибет төзү программасы аша төзелде. 2022 елда модульле кибет Әтәс авылында барлыкка киләчәк.

ТОВАРЛАР КҮП ҺӘМ ОЧСЫЗ

Кибеттә 2 сатучы хезмәт күрсәтә. Кызыл тасмалар киселеп кибеткә кергәннән соң беренче карашка ук бай товар ассортименты күзгә ташлана. Апалар, абыйлар, әбиләр бер-бер артлы чиратка басып үзләренә кирәк-ярак сатып алды. Бәяләре дә район кибетләренә караганда сизелерлек очсыз.

Кибеттә районда җитештерелгән икмәк-кондитер товарлары да сатылачак. Такталачык авылындагы пекарняда перелгән ипине өй туе белән котларга килүчеләр бик яратып алды. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International