Татар казанында ниләр бар?

11 ноября 2021 г., четверг

Бәрәңге белән пешкән тел

Әзерләү вакыты: 2 сәгать.

10 порция.

Ингредиентлары: 600 г сыер теле, 40 г петрушка тамыры, 50 г башлы суган, 60 г акмай, 500 г гөмбәле суган соусы, 750 г бәрәңге, 20 г сыр, 1 аш кашыгы ак сохари, 5 г яшел укроп, дәфнә яфрагы, тәменчә түгәрәк борыч, төелгән кара борыч.

Әзерләү тәртибе: Яңа суйган терлек телен петрушка тамыры, башлы суган, тәмләткечләр салып пешерәләр һәм тиресеннән арындырып, юка итеп телемлиләр. Акмай белән майланган табага, юка катлам итеп, гөмбәле суган соусының дүрттән бер өлешен салалар, аның өстенә тел телемнәре куялар, кырыена кисәкләргә бүленгән пешкән бәрәңге тезәләр. Тел белән бәрәңге өстенә калган соусны агызып, вакланган сохари белән уылган сыр катнашмасы салалар, май сибәләр һәм газ мичендә өсте кызарганчы пешереп алалар. Әзер ризыкны яшел тәмләткечләр белән бизиләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International