Төрле мәйданчыкларда азык-төлек ассортименты халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелә

12 ноября 2021 г., пятница

Сезон башыннан бу инде унынчы ярминкә. Сөтен дә, май-эремчеген, йомыркасын, итен, икмәк-камыр ризыкларын, капчыгы-капчыгы белән кәбестә-суганын, кишерен һәм башкасын да табырга була сату киштәләрендә.

Район кулланучылар оешмалары катнашында Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзән районында узган көзге ярминкә нәтиҗәләре буенча 36 миллион сумлык продукция сатылган. Шәһәр халкы 42 тонна ит, 3 тонна сөт, 16 тонна он һәм 7 тонна шикәр комы, 137 тонна бәрәңге, 15 тонна карабодай ярмасы һәм башкаларын сатып алган.

Чираттагы ярминкә 13 ноябрь, шимбә көнне узачак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International