Татарча азу - татарларның һөм Татарстанда яшәүчеләрнең генә яраткан ризыгы түгел, аны татар кухнясын үз итүчеләр дөньяның төрле почмакларында пешерә.
Борынгы Персиядә, мәсәлән, «азу» сүзе «кечкенә ит кисәкләре» дигәнне аңлаткан. Татарстанда «азу» сүзе төрки телләрдәге «аздык» (ризык) сүзеннән килеп чыккан дигән фикер кабул ителгән. Ничек кенә булмасын, ул искиткеч тәмле, туклыклы ризык. Сез аны җаныгыз теләгән ит белән пешерә аласыз һәм, шуңа карап, аның тәме дә төрле булачак.
Әзерләү вакыты: 1 сәгать 40 минут.
10 порция.
Ингредиентлары: 1600 г сыер ите, 1500 г сарык яки ат ите, 200 г сары май, 200 г томат пастасы яки 400 г помидор, 400 г башлы суган, 400 г тозлы кыяр, 1000 г бәрәңге, 100 г сарымсак.
Әзерләү тәртибе: Сыер, сарык яисә яшь атның сум итен 2 см киңлегендә, 4 см озынлыгында турыйлар да кызган майлы табада әйбәтләп кыздыралар. Кыздырган ит кисәкләрен кәстрүлгә тутырып, тоз, борыч, турап кыздырылган суган, шулпа, бер кашык томат пастасы яисә туралган кызыл помидор өстиләр һәм 30—40 минут томалап пешерәләр. Эре итеп яки шакмаклап туралган һәм пешәр-пешмәс итеп аерым кыздырылган бәрәңгене кәстрүлдәге ит янына салып, шуңа кабыгын әрчегән һәм эчен чистарткан, телемләп тураган һәм пешереп алган тозлы кыяр өстәп, сүрән утта томалап пешереп бетерәләр. Әйбәтләп болгаткач, әзер азуны тәлинкәләргә бүләләр дә, өстенә яшел тәмләткечләр, тураган сарымсак салып, табынга чыгаралар. Азуны сарык итеннән әзерләгәндә, юка гына итеп түгәрәкләп туралган кишер өстәп, томалап пешерергә мөмкин.