Азнакай районы хуҗалыкларында техниканың кышкы сакланышы тикшерелде

17 ноября 2021 г., среда

Рашат Шаймарданов җитәкчелегендәге махсус комиссия катнашында хуҗалыкларда техниканы кышкы сакланышка кую һәм ремонт эшләре торышын тикшерү эшләре дәвам итә. Бүген алар Азнакай районында булдылар.

– Районда бик куәтле, яңа техникалы һәм үз мөмкинлекләреннән чыгып алынган техникалы хуҗалыклар бар. Техникалар түбә астына куелган, язгы кыр эшләренә әзерлек йөзеннән күбесендә тырмалар ремонтланып беткән, чәчкечләрне, тракторларны ремонтлау бара. Азнакай районында эш гөрли, аның киләчәге бар. 2021 елның авыр килүенә карамастан, эшчеләрнең кәефе яхшы, хезмәт хаклары түләнгән, эшкә бәяләр билгеләнгән, кеше үзенең күпме хезмәт хакын аласын белеп тора, – диде комиссия җитәкчесе, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шаймарданов рейд нәтиҗәләренә йомгак ясап. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов белдергәнчә, мехнизаторлар алдына Яңа елга кадәр ремонтны төгәлләү бурычы куелган. Район буенча уртача хезмәт хакы да күтәрелгән – 30 мең сумнан артык тәшкил итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International