Чиремшән районы Мордва Афонькәсендә яңа кибет ачылды

17 ноября 2021 г., среда

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү өчен мондый, модульле пункт республика программасы буенча 2017 елдан бирле төзелә. Мордва Афонькәсендә бүген файдалануга тапшырылганы районда инде дүртенчесе.

Әлеге сәүдә ноктасында көндәлек кирәк азык-төлек  һәм башка товарлар да сатыла, киштәләрдә алкоголь продукциясе дә бар.

-Без бүген бик теләп сезнең шатлыгыгызны уртаклашырга килдек, - диде муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бәйрәм барышында. –Элеккеге иске кибетне ачарга да талпынып караган идек. Инде, республика Президенты, Татпотребсоюз ярдәме, тырышлыгы белән, аларга зур рәхмәт, яңа кибет ачабыз. Подрядчы  “Озон” оешмасы да рәхмәткә лаек. Районда район кулланучылар җәмгыяте кибетләре шәхси кибетләрдән бер дә калышмый, бар да заманча була бара. Бүген авылларны саклап калу бик мөһим бурыч, аны ил һәм республика җитәкчесе дә яхшы аңлый, бик күп программалар гамәлгә куела.

-Мондый пунктлар халыкка үзара аралашу өчен дә уңайлы, - диде Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарәсе рәисе урынбасары Ренат Бикбов. –Быел төзелгәннәрен дә санап, 2017 елдан бирле, республика программасы буенча 113 шундый блок-модульле пункт ачтык, Чирмешән районында – дүртне. Район җитәкчелеге кайда нәрсә кирәклеген яхшы белә, Фердинат Мидхәтович та, эшебездә, рәхмәт, булышырга гел әзер.

Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев авылдашларының зур проблемадан котылуына аеруча шат. Элеккеге шыксыз, салкын кибет алты елдан күбрәк йозакта торды бит, халык товарны Чирмешәннән ташып җәфаланды.

Мордва Афонькәсе авылында республика бюджеты биргән 2,6 миллион сум чамасы акчага төзелгән блок-модульле пунктка-кибеткә Вера Агеева эшкә урнашкан. Утыз ел сәүдә өлкәсендә, элеккеге кибеттә авылдашларына хезмәт күрсәткән тәҗрибәле белгеч ул.

-Яңа кибеттә җылы, якты, кайнар суга, бәдрәфкә кадәр бар, - ди Вера ханым.

Кибет тирәсен район, җирлек Советы көче белән төзекләндергәннәр икән. Озакламый, райпо идарәсе рәисе Әбүзәр Мортазин әйтүенчә, әлегә электр кулланып җылытылучы пунктны газ челтәренә тоташтырачаклар.

...Киләсе елда районда блок-модульле тагын ике пункт төземәкчеләр. Төзелеш программасына кертелсәләр, алар Саминовкада һәм Урманасты Үтәмештә булачак. Моңа кадәр, соңгы елларда, андый пунктлар Якты Тауда, Югары Кармалкада, Иске Сережкинода ачылган иде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International