Тутырган тәкә
Тутырган тәкә - йомырка белән тутырылган яшь сарык ите - онытылып бара торган бик борынгы милли ризыгыбыз. Ул - ир-атлар яратып ашый торган татар ашларының берсе. Аны авыл җирендә бәйрәм көннәрендә әзерли торган булганнар. Яшел суган һәм кинза белән бизәгәннәр.
Әзерләү вакыты: 2 сәгать 30 минут.
10 порция.
Ингредиентлары: 1500 г сарык ите, 500 г башлы суган, 400 г акмай, 4 йомырка, 50 г терлек мае.
Әзерләү тәртибе: Тутырган тәкә әзерләү өчен, яшь сарыкның түш яки бот ите алына. Бот итен - эчкә таба кесә сыман, ә түш итен кабыргалардан аерып кисәләр. Аннары аның иң юка ягыннан башлап, капчыксыман аралык барлыкка килерлек итеп, ит белән кабырга арасындагы ярыны аерып чыгалар. Кәстрүлгә йомырка сытып, өстенә тоз, борыч сибәләр, эретеп суытылган акмай, сөт салып, бик яхшылап туглыйлар. Әлеге катнашманы тәкәдәге алдан әзерләнгән «кесәләргә» тутырып, тегеп куялар. Аннары, өстенә шулпа һәм вак итеп туралган суган салып, тирән булмаган савытта пешерәләр. Тәкә әзер булгач, майлы табага салалар һәм, өстен майлап, 10-15 минут газ мичендә тоталар. Тутырган тәкәне табынга, телемләп турап, кайнар килеш бирәләр.