Татар казанында ниләр бар?

19 ноября 2021 г., пятница

Казан кыздырмасы

Балчык чүлмәктә пешкән ризык, мичтә пешергән кебек, гаҗәеп тәмле була. Кайбер татар милли ризыкларын әзерләүнең борынгы технологиялөре сакланган. Шул технологияләрнең берсе - ризыкларны духовкада чүлмәктә пешерү. Мондый ысул белән беренче ашларны да, икенче ашларны да әзерләргә мөмкин, чүлмәктә пешкән ризыклар үзенчәлекле тәмле була. Мондый ризыкта бәйрәм рухы сизелә. Хуҗабикәләрнең әлеге рецептларга еш мөрәҗәгать итүе һәм һәр йортта диярлек чүлмәкләр булуы юкка гына түгел.

Әзерләү вакыты: 2 сәгать 30 минут.

10 порция.

Ингредиентлары: 1500 г сарык ите, 1200 г бәрәңге, 500 г башлы суган, 200 г эретелгән акмай, 200 г караҗимеш, 500 г помидор,1 л шулпа.

Әзерләү тәртибе: Итне 30 -40 глы кисәкләргә турыйлар һәм кыздырып алалар. Әрчелгән чи бәрәңгене эре итеп шакмаклап турыйлар (вак бәрәңгене икегә генә яралар) һәм яртылаш әзер булганчы кыздыралар; ваклап туралган суганны аерым кыздыралар. Әзерләнгән ит һәм яшелчәләрне чүлмәкләргә салалар, юган караҗимеш, телемләп туралган помидор, тоз, борыч, дәфнә яфрагы өстиләр һәм, өстенә шулпа агызып, томалап пешерәләр. Кыздырманы табынга чүлмәкләрдә килеш бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International