Йөземле пылау
Татар ашлары арасында итсез ризыклар да очрый. Аларны, гадәттә, җәй көне пешерәләр. Андый ризыкларга йөземле пылауны да кертергә мөмкин. Аны дөгегә алма белән йөзем кушып әзерлиләр. Хуҗабикәләр колагына: йөзем урынына киптерелгән теләсә нинди җимеш (күрәгә, караҗимеш, хөрмә, инҗир, алма) кулланырга ярый. Теләгән кеше вакланган чикләвек тә куша ала.
Әзерләү вакыты: 1 сәгать.
10 порция.
Ингредиентлары: 800 г дөге, 240 г акмай, 800 г алма, 300 г йөзем.
Әзерләү тәртибе: Дөгене башта - салкын суда, аннары ике тапкыр кайнар суда әйбәтләп юып, кәстрүлгә салалар, яңа гына кайнап чыккан су өстиләр һәм, капкачын ябып, 15-20 минут пешерәләр. Аннары кайнап торган тозлы суга салып, әзер булганчы пешереп бетерәләр һәм иләктә саркыталар. Аерым кәстрүлдә май эретәләр дә, яртысын алып калып, өстенә пешкән дөге, кабыгы чистартылган һәм вак итеп туралган алма салалар, өстенә калган майны агызып, 20-25 минут сүрән утта томалап пешерәләр. Йөземне, чистартып, җылы су белән югач, кайнар суда йомшарталар һәм иләктә саркыталар. Йөземне акмайда аз гына кыздырып алырга да мөмкин. Әзер пылауны тәлинкәләргә бүлеп, өстенә эретелгән май һәм кыздырылган йөзем сибеп, табынга чыгаралар.