Республикабызда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән программаларның берсе - йөз һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән торак пунктларда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү. Бүген шундый пунктларның чираттагысы Чистай районы Нарат-Елга авылында ишекләрен ачты. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә идарәсе башлыгы Илдус Хатыпов катнашты.
“Авыл кибете” программасы кысаларында ачылган җыйнак кына кибет Чистай районында исәп буенча бишенчесе. Илдус Хатыпов кибетнең авыл халкы өчен һәрдаим кирәкле көнкүреш товарлары белән тулыланып торуын, уңышлы эшләвен теләде.
Кибет ачылу тантанасына килгән кунаклар киштәләре азык-төлектән сыгылып торган кибетне күреп чыгудан тыш, теләгән товарларын да сатып алды.
- Ассортимент ошый, кирәкле бар нәрсә дә бар. Без бик канәгать, алга таба да шулай булыр дип өметләнәбез, - диде авыл халкы.


