Татар казанында ниләр бар?

26 ноября 2021 г., пятница

Авылча әзерләнгән бавыр

 «Татарлар пешкән бавырны салкын кабымлык итеп, кыздырган бавырны кайнар кабымлык итеп бирәләр», - дигән Юныс Әхмәтҗанов. Бавыр әзерләү рецептын тәкъдим итәбез.

Әзерләү вакыты: 40 минут.

10 порция.

Ингредиентлары: 1400 г сыер бавыры, 100 г бодай оны, 150 г акмай, 500 г башлы суган, 10 йомырка, 500 мл сөт, тәменчә тоз, борыч.

Әзерләү тәртибе: Әзерләп куелган бавырны 10-15 мм лы кисәкләргә турыйлар, җиңелчә тәпәлиләр, тоз, борыч сибеп, онда әвәлиләр һәм кечкенә табада кыздырып алалар. Шуңа туралган башлы суган өстиләр, 5 минуттан өстенә йомырка белән сөт катнашмасы агызалар һәм әзер булганчы мичтә пешерәләр. Табынга һәр кешегә аерым савытларда бирәләр.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International