Аш-су пешерү серләренә өйрәнү – аш-суның төрләре турындагы үзе бер фән ул. Элегрәк поварларны, нинди аш әзерләвенә карап, әйтик, шулпалы ашлар әзерләүче, шулпадан соң бирелә торган икенче ашлар пешерүче, сумса, пилмән, пәрәмәч пешерүче, чәй кайнатучы дип йөрткәннәр. Бу ашларны чыннан да бары тик шул кешеләр генә җиренә җиткереп пешерә белгән.
Аш-су остасы булу җинел эш түгел. Ул үзе өчен генә түгел, башкалар өчен әзерли, һәрвакыт азыкның сыйфатына игътибар итеп, аны әледән-әле кабып, тәмен табып карый. Гади генә булып тоелса да, ул шактый катлаулы һәм җаваплы эш.
Менә, мәсәлән, гарнир турында берничә сүз. Гарнир – балык, терлек, кош ите янына салып бирелә торган азык. Ул шулпадан соң бирелә торган ашларны төрләндерергә, матурларга, баетырга мөмкинлек бирә.
Гарнир бер генә төрле дә (бәрәңге боламыгы, кыздырган бәрәңге, токмач һ.б.), катлаулы да булырга мөмкин. Мәсәлән, бәрәңге белән тозлы кыяр, яшел суган, яисә пешкән бәрәңге янына яшел борчак, яшел кыяр, я дөге янына томалап пешергән кишер.
Аны төп азык янына матурлап салалар.
Кара җимеш гарниры. Чистартып югач, аз гына җебетәләр дә, эчендәге төшен алып, тирән савытка салалар, азрак шикәр комы, каймак өстәп, тиз генә куертып, пешереп алалар һәм гарнир итеп бирәләр.
Чәчәкле кәбестә гарниры. Кечкенә сабакларын күчән төбеннән берәм-берәм кисеп алгач, тозлы суда тиз генә пешерәләр, азрак тоз сибеп, өстенә эретеп май салалар һәм табынга китерәләр. Шулай ук, кәбестәне пешереп тозлап, онда әвәләп, кызган майлы табада кыздырып та бирергә мөмкин.
Токмач гарниры. Токмачны кайнап торган тозлы суда изелмәслек итеп пешереп алалар да сөзәләр, аз гына борыч, эреткән май сибеп болгаталар, гарнир итеп табынга бирәләр. Ризыкны бизәп җибәрү өчен яшел суган, укроп та өстәргә мөмкин.