Сөт бик күп төрле ашамлыклар әзерләү өчен кулланыла. Аны куллануның үз серләре бар. Мәсәлән, камыр өчен кайнамаган җылымса сөт әйбәт. Кайнаган сөт камырны уңдырмый.
Кәстрүлнең эченә-кырыена май сөртсәң, кайнаганда сөт ташымый. Сөт тиз кайнасын өчен аңа шикәр комы өстиләр. Сөт татлы булсын дисәң, кайнаганда 1 литрга 300-400 г шикәр комы кушарга кирәк. Ул чәй өчен дә, үзең генә эчәргә дә әйбәт була.
Әчи башлаган сөтне камыр ашларына гына салалар.
Эремчек әзерләү. Яңа савылган һәм сөзелгән сөтне эмальле савытка салып, җылы урынга әчетергә куялар. Тизрәк әчетергә кирәк булса, каймак өстиләр. Сөт оегач, 2-3 катлы марля капчыкка салып, салкынча урынга элеп куялар.
Суы саркып беткән эремчек ак яки бераз саргылтрак була. Аны тактага куеп, өстен икенче такта белән каплыйлар һәм авыр әйбер белән бастыралар. Эремчек тыгызлана, тәме дә яхшыра. Табынга куйганда янына шикәр комы яки җиләк-җимеш кайнатмасы белән китерсәң, ул тагын да тәмлерәк була.
Эремчек коймагы. Әзер эремчекне иләк я ит тарткычтан чыгарып, төерен бетерәләр, он яки манный ярмасы, шикәр комы, чи йомырка, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. 60-65 граммлы кисәкләрне онда әвәләп, яссы рәвешкә китерәләр дә, кызу майлы табада әйләндерә-әйләндерә кызартып алгач, 3-5 минутка пичкә куеп тоталар.Тәлинкәләргә өчәрне куеп, өстенә каймак сибеп, табынга китерәләр.