Итле гөбәдия
Әзерләү вакыты: 5 сәгать
8-10 порция.
Ингредиентлары: Камыр өчен: 200 г югары сортлы бодай оны, 1 бал кашыгы шикәр, 1 аш кашыгы акмай, 1 йомырка, 5 г чүпрә, 60 г сөт, 0,5 бал кашыгы тоз. 20 г акмай (гөбәдияне майлау өчен).
Эчлек өчен: 150 г дөге ярмасы, 0,5 бал кашыгы тоз, 200 г сыер ите, 2 йомырка, 100 г акмай.
Валчык ясау өчен: 1 аш кашыгы бодай оны, 1 бал кашыгы акмай, ярты бал кашыгы май (таба майлау өчен).
Әзерләү тәртибе: 35-40 °С җылылыктагы сөткә алдан җебетеп куелган һәм сөзелгән чүпрә, шикәр комы, тоз, йомырка салалар һәм, иләнгән он кушып, камыр басалар. Эретелгән май өстәп, үзләнгәнче һәм савыт кырыйларыннан җиңел аерыла башлаганчы, камыр басуны дәвам итәләр. Әзер камырның өстен ябалар һәм, кабарсын өчен, 35-40 °С лы урында 3-4 сәгатькә калдырып торалар. Күләме 1,5 тапкыр арткач, камырны баскалап төшерәләр. Әзер әче камырны ике кисәккә бүләләр. Зуррак өлешен 10 мм калынлыкта җәяләр һәм майлаган табага куялар. Камыр өстенә бик юка катлам итеп бүрттерелгән дөге, ит, ваклап туралган пешкән йомырка һәм иң өскә бүрттерелгән йөзем салалар (тагын бер тапкыр шундый ук катлар ясарга мөмкин), эретелгән май агызалар һәм кечкенәрәк җәймә белән каплыйлар, кырыйларын матур итеп бөрәләр. Өстен бераз тишкәлиләр, майлыйлар, он валчыгы сибәләр һәм бераз вакытка җылы урынга куялар. Эчлек ясау өчен, итне иттарткычтан чыгарып кыздыралар, дөгене, яртылаш әзер булганчы, тозлы суда пешереп алалар, йомырканы пешерәләр һәм ваклап турыйлар, йөземне чистартып юалар, кайнар суга салып бүрттерәләр. Әзер гөбәдияне, 210-230 °Слы мичтә 40—50 минут пешерәләр. Бер кешегә 100-150 г лы кисәкләргә бүлеп, кайнар килеш табынга чыгаралар.