Бавыр — гемоглобинны күтәрү өчен бер дигән азык. Гемоглобины, кан басымы түбән булган кешеләргә бавырдан тәмле дә, файдалы да рецепт тәкъдим итәбез.
Бавыр торты өчен кирәк булачак:
✔700гр бавыр
✔2 данә суган
✔1 данә кишер
✔2 данә йомырка
✔150 гр сөт
✔0,5 чәй кашыгы разрыхлитель
✔Тоз-борыч
✔ 4-5 аш кашыгы он
✔ Майонез
Эш тәртибе:
* Бавыр белән бер суганны иттарткыч аша чыгарабыз.
* Бавырга йомырка, сөт, разрыхлитель, тоз-борыч, он салып коймак куелыгында камыр туглыйбыз.
* Майланган табада уртача зурлыктагы коймаклар пешереп алабыз.
* Суганны турап, кишерне уып кыздырып алабыз. Суынгач 1-2 аш кашыгы майонез салып болгатабыз.
* Бавыр коймакларына эчлекне сылап, 5-6 катлы итеп өябез дә, теләгәнчә бизибез.